В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2021 елга кадәр «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыруга республика якынча 7 млрд. сум алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль, Алинә Бережная). «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларының төп бурычы - яшәү дәвамлылыгын арттыру, халыкның үлүчеләр санын киметү. Татарстанда 2024 елга гомер озынлыгы 79 ел тәшкил итәр, дип көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
2021 елга кадәр «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыруга Татарстан якынча 7 млрд. сум алачак, акчаның 72%-ы республикага федераль бюджеттан керәчәк», - дип хәбәр итте М.Садыйков.
М.Садыйков сүзләренә караганда, Республикада медицина учреждениеләренең матди-техник базасын яхшырту өчен күп эш башкарылган. Аерым алганда, Татарстан районнарында соңгы 6 елда 461 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП), 23 табиб амбулаториясе төзелгән, 1466 ФАП, 95 табиб амбулаториясе һәм 18 участок хастаханәсе ремонтланган. 2019 елда тагын 45 ФАП һәм 10 табиб амбулаториясе төзү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры шулай ук 2018 елда республикада поликлиникаларны капиталь ремонтлау буенча ике еллык программа тәмамлануын искәртте – Татарстанда 185 сәламәтлек саклау объекты тулысынча ремонтланган, алар барысы да заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган.
Милли проектны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан сырхауханәләрендә «сакчыл» технологияләргә нигезләнгән яңа модель кертү планлаштырыла. Быел әлеге модель Казанның 18 сырхауханә бүлекчәсендә һәм 13 сәламәтлек саклау оешмасында кертеләчәк, дип сөйләде спикер. 2024 елга «сакчыл» технологияләр республиканың 103 сырхауханәсендә кулланылырга тиеш.
Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, республикада ашыгыч медицина ярдәме һәм санитар авиация хезмәтен модернизацияләү башланды. Ашыгыч медицина ярдәмен диспетчерлаштыруның бердәм региональ системасы булдырылды инде. Планда - 2024 елга кадәр санитар авиация очулары санын арттыру, шулай ук Казанда җитештергән ике вертолет сатып алу.
Илкүләм проект барлык гражданнарны да профилактик медицина тикшерүләре белән колачлауны күз алдында тота, алар башлангыч стадиядә җитди авыруларны ачыклый, дип билгеләп үтте М.Садыйков һәм быелдан диспансерлаштыруны узу тәртибе үзгәрүен искә төшерде. Хәзер 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге гражданнар һөнәри карауларны өч елга бер тапкыр, 45 яшьтән өлкәнрәкләр һәр елны узарга тиеш. «Һәр кеше елга бер генә тапкыр булса да һөнәри тикшеренү узарга тиеш. Без моның җитди бурыч булуын аңлыйбыз, шуңа күрә һөнәри тикшерү формаль рәвештә узарга тиеш түгел», - дип белдерде М.Садыйков.
Үлем сәбәпләре турында сөйләгәндә, төп сәбәп буларак министр йөрәк-кан тамырлары авыруларын атады. 2019 елда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны 100 мең кешегә 600 кеше тәшкил итә. 2024 елда үлүчеләр саны 100 мең кешегә 450-гә кадәр төшергә тиеш. Әлеге максатка ирешү өчен дәвалау оешмаларының санын арттыру буенча эшләр планлаштырылган, аерым алганда, 2020 елда Казанда ике беренчел кан тамырлары үзәген төзү планлаштырыла.
Шулай ук республикада онкология авырулары белән көрәшкә зур игътибар бирелә. Илкүләм проект бурычлары арасында - 2024 елга шешләр барлыкка килүдән үлүчеләр санын киметү, шул исәптән яман шештән 100 мең кешегә 185 очракка кадәр киметү. Яман шеш авыруларының төп төрләрен комплекслы диагностикалау өчен, Татарстанда амбулатор онкология ярдәменең 9 үзәген төзү планлаштырыла. «Алар Республика клиник онкология диспансерын бушатырга гына түгел, махсуслаштырылган ярдәмне, шул исәптән химиотерапияне максималь рәвештә якынайтырга да мөмкинлек бирәчәк», - диде М.Садыйков. Яр Чаллыда 2020 елга республика онкология диспансерының филиалы барлыкка киләчәк, ә Балалар республика клиник хастаханәсе базасында Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәген төзү башланачак. «Мондый үзәкләргә ихтыяҗ арта. Республикада онкология 8 мең 273 балада ачыкланган. Үзәктә Татарстаннан гына түгел, Идел буе федераль округының башка төбәкләреннән дә балалар кабул ителәчәк», - дип сөйләде М.Садыйков. Моннан тыш, Казанның Киров районында күп профильле балалар хастаханәсен төзү концепциясе карала. «Заречьеда эре күп профильле балалар клиникасы юк. Беренче балалар шәһәр хастаханәсе үзгәртелүне исәпкә алып, Республика балалар клиник хастаханәсе кебек комплекс барлыкка киләчәк. Бу концепция хәзер карала, һәм без аны октябрьдә тәкъдим итәчәкбез», - дип белдерде М.Садыйков. Шулай ук Казанда 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе каршында неврология үзәге төзеләчәк.
Марат Садыйков искәрткәнчә, Татарстан Республикасында төрле тармаклар буенча барлыгы 49 проект гамәлгә ашырыла. Сәламәтлек саклауга ике проект – «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография»проектлары керә. «Сәламәтлек саклау» милли проекты дүрт юнәлештән тора: «Беренчел табиб-санитар ярдәме күрсәтү системасын үстерү», «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш», «Онкология авырулары белән көрәш» һәм «Балалар сәламәтлеген саклауны үстерү, шул исәптән балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп».