Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.02.2025, 15:31

Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар Җиңүнең 80 еллыгына 50әр мең сум акча алачак

Ветераннарның тол хатыннарына 10 мең сум түләнәчәк

Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән затлар, шулай ук концлагерьларның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары 50әр мең сум алачак. Әлеге максатларга республика бюджетыннан акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Һәлак булган (вафат булган) инвалидларның һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, шулай ук тыл хезмәтчәннәре өчен 10 мең сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган республика түләүләре каралган. Хәзер Татарстанда 7839 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 1249 тол хатын яши – барлыгы 9088 кеше.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысына да «Мактаулы гражданин» исемен бирү эше дәвам итә. Хәзерге вакытта 146 фронтовик әлеге статуска ия булды.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Казанның Мактаулы гражданины» исеме Татарстан башкаласында яшәүче 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан 59 кешегә биреләчәк. Мондый карар Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясендә кабул ителде.
Барлык яңалыклар