Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.04.2019, 14:40

Татарстанда һәм аның башкаласында «Җир сәгате» вакытында 57 мВатт электр энергиясе янга калдырылган

Планетаның энергия ресурсларын саклауга ярдәм итү акциясе 30-нчы мартта бөтен дөнья буенча узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). «Җир сәгате»ндә татарстанлылар 57 мВатт электр энергиясен янга калдырганнар. Планетаның энергия ресурсларын саклауга ярдәм итү акциясе 30-нчы мартта бөтен дөнья буенча узды.

Узган шимбәдә барлык хакимият органнары, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, шулай ук республика халкы биналарның архитектур-декоратив яктыртылуын, торак биналарны һәм электр җайланмаларын яктыртуны сүндерде, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы. Акциягә Казан Мэриясе дә кушылды – бу көнне бер сәгатькә шәһәр Башкарма комитеты биналарын һәм Ратушаны яктыртуны туктаттылар.

Исегезгә төшерәбез, «Җир сәгате» – халыкара акция, аның барышында Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) киләчәк планетага битараф булмаганлыктан, утны бер сәгатькә сүндерергә чакыра. Чара төрле дәүләтләрдә яшәүчеләрнең энергия һәм ресурсларны саклавын, планетар масштабында экологик хәлне яхшырту проблемаларын чишүдә бердәмлеген чагылдыра. Хәзерге вакытта бу планетада иң күләмле экологик акция булып тора. Чарада дөньяның 188 иленнән 2 млрд. тан артык кеше катнаша, 18 меңнән артык архитектура һәйкәленең уты сүндерелә, дип хәбәр ителә «Җир сәгате»н оештыручыларның сайтында.

Россиядә акция беренче тапкыр 2009 елда узды, анда илнең 30 миллионнан артык кешесе катнашты.

Барлык яңалыклар