Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.09.2020, 15:23

Татарстанда ел саен һәр унынчы бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләргә дучар була

Иң югары травматизм дәрәҗәсе социаль инфраструктура үсеш алган эре шәһәрләрдә күзәтелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь, Алинә Бережная). Татарстанда ел саен һәр унынчы бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләргә дучар була. Еш кына күңелсезлек очраклары 8-12 яшьлек балалар белән була. Мондый статистиканы бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының төп балалар травматологы Петр Андреев китерде.

Имгәнүләргә дучар булуның еш очрый торган сәбәбе – тиешенчә оештырылмаган ял

«Татарстанда 820 мең бала яши, елына 80 меңгә якын бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр ала, димәк, һәр 10-нчы бала күңелсезлеккә очрый дигән сүз. Иң югары травматизм дәрәҗәсе социаль инфраструктура үсеш алган эре шәһәрләрдә күзәтелә», – дип сөйләде Петр Андреев.

50% очракта балалар көнкүреш һәм урам җәрәхәтләре ала, икенче урында – мәктәп травматизмы (ешрак – спорт инвентаре белән күнегүләр вакытында физкультура дәресләрендә). «Җәрәхәтләр алуның иң еш очрый торган сәбәбе – тиешенчә оештырылмаган ял вакыты – балалар, өйдә калып яки мәктәптән кайтканда, үзләрен ни белән мәшгуль итәргә белмиләр», – дип билгеләде Петр Андреев. Табиб әти-әниләргә балалар белән күбрәк сөйләшергә, урамда, өйдә, уен мәйданчыгында вакытны имин үткәрү турында әңгәмә алып барырга киңәш итте.

Юл травматизмы проблемасы да кискен тора. Юл травматизмына балалар алган җәрәхәтләрнең гомуми санының 0,5%-ы туры килүгә карамастан, 80% очракта алар үлем нәтиҗәсенә китерә. «Балаларның юл травматизмы проблемасы – ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен дә, табиблар өчен дә кисен мәсьәлә», – дип билгеләп үтте П.Андреев.

Җәйге чорда балалар шулай ук батутларда төрле җәрәхәтләр ала. Узган ел якынча 70 бала батутта сикергәндә зыян күргән, җитди җәрәхәтләр алган – умырткалары, өске һәм аскы очлыклары сынган. «Баланы батутка керткәндә, аңа зур куркыныч яный, чөнки бала дөрес итеп егыла белми», – дип билгеләде спикер.

Ел башыннан республикада суда 9 бала һәлак булган

Гадәттәгечә җәй көне су коенучы балалар белән булган хәлләр теркәлә. Ел башыннан бирле республикада су объектларында 79 кеше һәлак булган, шуларның 9-ы бала – узган елга караганда 5 очракка күбрәк, шул ук вакытта 6 балигъ булмаган бала коткарылган. Россия Гражданнар оборонасы эшләре, Гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең куркынычсызлык бүлеге башлыгы Регина Гаязова ассызыклаганча, соңгы 9 елда Татарстанда су коенучы балаларның үлү очраклары кимүе күзәтелгән, әмма быел 8 ай эчендә генә бәхетсезлек очраклары статистикасы арткан.

Ялгыш суга төшү һәм ярамаган урында коену сулыкларда балалар үлеменең иң киң таралган сәбәпләре булып тора. «Әйе, күпчелек фаҗигале очраклар җәйге чорга туры килә, ләкин елның көзге вакытында да, бозлык чорында да һәлакәтләр теркәлә», – дип билгеләде Р.Гаязова.

Яңа уку елы башлану белән Татарстан мәктәпләрендә балаларның куркынычсызлыгына багышланган айлык башлана. 2-9 сентябрьдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ачык дәресләрдә укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләячәк. Спикер әти-әниләргә балалар белән инструктаж үткәрергә, йөзәргә өйрәтергә кирәклеген искәртте. «Куркынычсызлык турында күбрәк сөйләсәк, бала үзен дөрес тотарга өйрәнәчәк, һәм, әлбәттә, ата-аналар өчен төп кагыйдә – балаларны сулыкларда ялгыз калдырмау, өлкәннәрнең һәрвакыт кечкенәләр өчен җаваплылык тотуларын истә тоту», – дип йомгаклады Р.Гаязова.
Барлык яңалыклар