В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кушымта аркылы кулланучыларга яңалыклар һәм хакимият органнарыннан хәбәрнамәләр киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). “ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасының яңа версиясендә эшмәкәрләр өчен махсус сервис барлыкка килде. Хәзер бизнес вәкилләренә кушымта аркылы файдалы яңалыклар һәм хакимият органнарыннан тематик хәбәрнамәләр киләчәк, алар шулай ук Татарстанда эшлекле климат торышы турындагы масштаблы тикшеренүләр кысаларында сораштыру үтә алачак.
Яңа сервис эшләгән берничә көндә сорашытурда 2,5 меңнән артык кулланучы катнашкан. Яңа сервисны “ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасының “Профиль” бүлегендә “Өстәмә мөкинлекләр” блогында тоташтырып була, моның өчен “Мин эшмәкәр” дигән язу каршысында тамга куярга кирәк, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.