Республикалыларга халыкка медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр консультация бирәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). 28 февральдә Татарстанда "Хатын-кызлар игътибары" дигән кайнар линия эшләячәк. Хатын-кызлар сәламәтлеге темасы буенча сорауларга депутатлар, республиканың халыкка медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә әйдәп баручы белгечләре һәм консультантлар җавап бирәчәк.
Кайнар линия телефоны – (843) 236-00-71. Татарстанлылар үзләренең сорауларын 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр бирә ала, дип хәбәр иттеләр "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында.
Кайнар линия Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә ТР Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлары берләшмәсе тарафыннан оештырылган.
Кайнар линия буенча алынган мәгълүмат, барыннан да элек, таныштыру чарасы булып тора. Телефоннан алынган консультация табибка барудан азат итми.