В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүләкләрне бәйрәм декадасы дәвамында чараларда тапшырачаклар
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан 3,5 мең татарстанлы «Нәфис» хәйрия фондыннан бүләк җыелмалары алачак. Комплектларны Татарстанның берничә районында яшәүчеләргә, шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүче казанлыларга тапшырачаклар.
Фондның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җыелмаларга кер юу порошоклары, савыт-саба юу өчен сыеклыклар, коры чистарткычлар, сабын кергән. Өлкәннәр ункөнлеге дәвамында бүләкләрне төрле чараларда һәм очрашуларда тапшырачаклар.
«Өлкәннәр ункөнлегендә «алтын» яшьтәге һәр кеше игътибар һәм кайгыртучанлык тойсын иде. Безнең фонд махсус бу бәйрәмгә хезмәт ветераннарына, озын гомерле кешеләргә һәм башка өлкән буын вәкилләренә тапшырылачак бүләк җыелмаларын әзерләде», – диде фондны гамәлгә куючы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда өлкәннәр декадасы старт алды, аның кысаларында хәйрия акцияләре, мәдәни һәм спорт чаралары, экскурсияләр узачак. Вакыйгаларның җентекле программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.