В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
22-нче февральдә «Минем документлар» офислары 1 сәгатькә иртәрәк ябылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль). Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Казанның күпфункцияле үзәк офисларында эш графигы үзгәрәчәк.
22-нче февральдә «Минем документлар»ның барлык офисларында эш көне 1 сәгатькә кыскарачак. «Зареченский», «Яңа Савин», «Мәскәү», «Южный», «Идел буе», «Совет» бүлекләре, Идел буе бүлегенең өстәмә офисы 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. «Дәрвишләр» һәм «Авиатөзелеш» бүлекләре килүчеләрне 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, ә «Юдино» һәм «Салават Күпере» торак комплексындагы бүлекләр 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк.
23-нче һәм 24-нче февраль «Минем Документлар» офислары өчен («Совет» бүлегеннән тыш) ял көннәре булачак. «Совет» бүлегенә шәһәрлеләр 24-нче февральдә үк мөрәҗәгать итә ала, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.
Исегезгә төшерәбез, быел Ватанны саклаучылар көне якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял 24-нче февральгә күчерелә. Шулай итеп, шәһәр халкы 22-нче февральдән 24-нче февральгә кадәр ял итәчәк. Шул ук вакытта 21-нче февральдә эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими.