7-нче мартта «Минем документлар»ның барлык офисларында эш көне 1 сәгатькә кыскарачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль). Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан күпфункцияле үзәкнең Казан офисларында эш графигы үзгәрәчәк.
7-нче мартта «Минем документлар»ның барлык офисларында эш көне 1 сәгатькә кыскарачак. «Зареченский», «Яңа Савин», «Мәскәү», «Южный», «Идел буе», «Совет» бүлекләре, Идел буе бүлегенең өстәмә офисы 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. «Дәрвишләр» һәм «Авиатөзелеш» бүлекләре 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, ә «Юдино» һәм «Салават Күпере» торак комплексы бүлекләре 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
8-нче һәм 9-нчы март көннәре «Минем документлар» («Совет» бүлегеннән тыш) офислары өчен ял көннәре булачак. «Совет» бүлегенә шәһәрлеләр 9-нчы мартта ук мөрәҗәгать итә ала, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.