Көн саен объектта 50 төзүче эшли
Фото: мәгариф идарәсе
Исегезгә төшерәбез, 260 урынлы балалар бакчасында 16-20 бала сыйдырышлы 14 төркем ачу планлаштырыла. Моннан тыш, учреждениедә музыка һәм физкультура заллары, туклану блогы, кер юу һәм административ бүлмәләр булачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсендә.
Салават Күперендәге балалар бакчасы – быел төзеләчәк өч яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең берсе. Элегрәк эшләр «Яратам» торак комплексында башланды, ә өченче балалар бакчасы Ягодинская урамында барлыкка киләчәк. Исегезгә төшерәбез, һәр мәктәпкәчә учреждение өчен аерым дизайн-проект эшләнәчәк. Балалар бакчаларын уңайлы һәм заманча җиһаз, спорт инвентаре һ.б. белән җиһазландырачаклар.
Шулай ук яңа уку елына өч мәктәпне файдалануга тапшыру планлаштырыла. 1224 урынга исәпләнгән ике белем бирү учреждениесе Родина урамында һәм М14 микрорайонындагы Андрей Адо урамында төзеләчәк, 1501 урынлы тагын бер мәктәп «Весна» торак комплексындагы Азат Аббасов урамында ачылачак.