Теләге булганнарның барысы да Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Лисичанск һәм Рубеж халкына ярдәм итә алачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче август, Зилә Гайфи). ТР башкаласында мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә, шулай ук Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә ярдәм итү өчен «Казан янәшәдә» проектын эшләтеп җибәрәләр. Мәгълүмат һәм QR-кодлар белән социаль рекламаны бөтен шәһәр буенча 100 билбордта урнаштырачаклар. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетының Социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова хәбәр итте.
Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, Татарстан Республикасы башкаласында хәйриячелек традицияләре үсеш ала, алар күбрәк кешеләрне берләштерә.
«Бүгенге көндә җәмәгать сәламәтлеген, бердәмлекне саклау өчен эмпатия бик мөһим. Кирәкле вакытта кеше хәленә керә, ярдәм итә, иңбашынны куя белү керем дәрәҗәсенә, яшәү дәрәҗәсенә бәйле түгел, ә тәрбия, тышкы мохиттән тора. Хәйрия проектларын үстереп, без тукландыручы мохит булдырабыз, бу эш өчен әле өлгермәгән кешеләрдә дә яхшылык бөртекләрен үстерергә булыша. Бездә хәйриячелек мисаллары бик күп, бу традицияләрне үстерергә дә тырышабыз. Без берәүне дә мәҗбүр итмибез һәм гаепләмибез. Безнең чакыруга җавап биргән һәм мохтаҗларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәткән шәһәр халкына һәм предприятиеләргә бик рәхмәтлебез», – дип аңлатма бирде шәһәр башлыгы.
Ирина Смирнова сөйләгәнчә, билбордларда QR-кодлар урнаштырылачак, алар ярдәмендә проект сайтына күчеп, ярдәм күрсәтү юнәлешен сайларга мөмкин булачак: «Лисичанскига һәм Рубежноега ярдәм», «Мобилизацияләнүче казанлыларның гаиләләренә ярдәм» һәм «Махсус хәрби операция зонасында булган мобилизацияләнүче казанлыларга ярдәм». Һәр юнәлеш буенча кирәкле әйберләр исемлеге төзелде. Моннан тыш, хәйриячеләр гуманитар ярдәм җыю өчен уңайлы пункт сайлый алачак. Алар сайтта район принцибы буенча маршрут картасы белән күрсәтелгән.
Билбордларда күрсәтелгән телефоннар буенча колл-үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, ул августта тест режимында эшли башлаячак. Шалтыратулар дүшәмбедән җомгага кадәр 8:00 дән 21:00 гә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 9:00 дән 21:00 гә кадәр кабул ителәчәк.
Проектның төп партнеры булып «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тора, ул баштан ук үз тирәсенә 120 дән артык хәйрия фондын һәм Казанның реклама фирмаларының берсен берләштергән.
Бүгенге көндә мобилизацияләнгән казанлыларның 3,1 меңнән артык гаиләсе азык-төлек җыелмалары һәм көнкүреш химиясе алды, 52 гаиләгә коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә һәм торакны арендага алуда ярдәм иттеләр, 71 гаиләгә дарулар һәм медицина хезмәтләре сатып алуда ярдәм күрсәттеләр, 3,3 меңнән артык бала «Батыр» карталарыннан файдаланган, 1,7 меңнән артыгы – ташламалы транспорт карталарыннан.
Мобилизацияләнүче казанлыларның үзләренә дә махсус хәрби операция зонасына күп тапкырлар гуманитар ярдәм җибәргәннәр, шул исәптән сигез автомобиль, 56 рация, 45 аккумулятор, 68 оптик коллиматор прицелы, автоматлар өчен 66 кронштейн, 38 тепловизион прибор, 31 төнге күрү приборы, 10 квадрокоптер һәм башка күп нәрсәләр.
Төзелеш материаллары, инструментлар һәм җиһазлар шулай ук Лисичанскины һәм Рубежноены торгызу өчен дә җибәрелде. Бу шәһәрләрдә яшәүчеләр казанлылардан күп тапкырлар азык-төлек продуктлары, көнкүреш химиясе һәм беренче чиратта кирәкле башка предметлар алганнар. Гуманитар ярдәмне җибәрүне Казан Мэры контрольдә тотты.