В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләү бер ай дәвам итәчәк – әлеге күренеш метрополитенның икенче линиясен төзү белән бәйле
3 ноябрьдән Казан метросының беренче тармагындагы «Дубравная» станциясенә поездлар хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Чикләүләр метрополитендагы икенче тармакның беренче участогын төзү белән бәйле. Эшләр бер айга якын дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе.
Шәһәр халкы «Юлиус Фучик урамы» тукталышыннан «Җиңү проспекты» станциясенә 5, 18, 30, 31, 34, 68 номерлы автобусларда һәм 5, 9, 12 номерлы троллейбусларда барып җитә ала. Шулай ук «Дубравная метро станциясе» тукталышыннан 90 номерлы автобус һәм 4 номерлы трамвай йөри.
Вишневка һәм Привольный бистәләрендә яшәүчеләр өчен «Дубравная» метро станциясе мөһим транспорт ноктасы булып тора. Моңа кадәр 94 нче номерлы автобус пассажирлары метрога күчеп утырган. Аларның уңайлылыгы өчен хәзер маршрут «Җиңү проспекты» станциясенә кадәр озайтылачак.
Исегезгә төшерәбез, Казан метросының икенче линиясе шәһәрнең биш районын: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырачак. 5,37 чакрымга сузылган беренче участок «Юлиус Фучик урамы», «10 нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академик Сахаров» дип аталачак дүрт станциядән тора. Әлеге станцияләрне 2027 елда ачарга ниятлиләр. Аннары төзелеш эшләре Универсиада авылы һәм Республика клиник хастаханәсе ягына таба дәвам итәчәк.