Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.07.2025, 11:17

Татарстан башкаласында Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә тәре йөреше узачак

21 нче июль көнне моңа бәйле рәвештә Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр

Татарстан башкаласында 21 июльдә үзәк урамнар буйлап транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Бу Казан Мәрьям Ана иконасы барлыкка килү уңаеннан тәре йөреше уздыру белән бәйле, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетның иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов.

«Бер атнадан Казан Изге Ана иконасы бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Икона Россия тарихында зур роль уйнаган һәм православие динендәгеләрдә иң хөрмәтле образларның берсе булып тора. Быел Богородица монастыре комплексының сизелерлек үзгәрүе сөендерә – нибары бер ел эчендә Никола Тульский храмы үзенең элеккеге кыяфәтен алды. Аны реставрацияләү тулы көчкә бара», – дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Бәйрәм чарасы 7:30 да Благовещение соборында тантаналы гыйбадәт кылудан башлана. Аннары дин тотучылар Казан Кремле тирәли Батурин – Карл Маркс – Миславский урамнары буйлап Богородицкий монастырена кадәр тәре йөреше белән барачаклар.

Шуңа бәйле рәвештә, 21 июль көнне 7:00 сәгатьтән әлеге маршрут буенча транспорт хәрәкәтен туктатачаклар. Шулай ук 20 июльдә 20:00 сәгатьтән Миславский урамында автомобильләр парковкасын чикләячәкләр. Гафаров, эш атнасы башлануын исәпкә алып, Вахитов районы администрациясенә ЮХИДИ һәм эчке эшләр идарәсе белән берлектә эшкә баручы халык өчен альтернатив маршрутлар эшләргә, шулай ук тәре йөреше үтеп китүгә үк транспорт хәрәкәтен ачарга кушты.

Шул ук көнне «Елмай» балалар паркында җырчы Ольга Кормухина чыгыш ясаячак. Керү ирекле, дип йомгаклады Илгиз Сарманов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 14.07.2025
Видеорепортаж
14.07.2025 11:15
Татарстан башкаласында 21 июльдә Казан Мәрьям Ана иконасын алуны бәйрәм итү уңаеннан тәре йөреше узачак
Барлык яңалыклар