В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 1 ноябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Су спорты сараенда узачак
Бу атнада Казанда суга сикерү буенча халыкара «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы» ярышлары башлана. 1 ноябрьдән 5 ноябрьгә кадәр башкалага Россиянең 13 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия һәм Казахстаннан иң көчле спортчылар җыелачак.
Ярышлар программасына бер һәм өч метрлы трамплиннан, биш, җиде һәм ун метрлы каланчадан индивидуаль сикерү, шулай ук өч метрлы трамплиннан һәм каланчадан синхрон сикерү дисциплиналары кертелгән.
Турнир кысаларында барлыгы 34 медаль җыелмасы уйнатылачак.
Бу елгы көрәш мәйданында 2025 елгы дөнья чемпионатының көмеш призеры Никита Шлейхерны, Европа чемпионы Мария Полякованы, дөнья беренчелеге чемпионы Ульяна Клюеваны, Европа беренчелеге чемпионы Григорий Ивановны, Россия чемпионнары Елизавета Кансо һәм Глеб Касьяновны күрергә мөмкин булачак.
Турнир расписаниесе белән әлеге сылтама аша танышырга була. Ярышлар Россиянең су спорты федерациясенең рәсми бергәлегендә трансляцияләнәчәк.
Ярышларны бушлай карарга була, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы.