Ярышлар 12 нче мартта «Локомотив» стадионында була.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март). 12 нче мартта «Локомотив» стадионында 55 нче юбилей Казан чаңгы марафоны узачак. Ел саен анда бөтен илдән 600 иң көчле чаңгычы катнаша.
11 нче мартта спортчыларны теркәү һәм «Локомотив» стадионының физкультура-сәламәтләндерү комплексында старт номерларын бирү булачак. 12 нче март, ярышлар көнендә, 9:00 сәгатьтә бер чакрымга хәйрия узышы старт ала, ә инде ярты сәгатьтән соң, 9:30 сәгатьтә, биш чакрымлы дистанциягә чыгачаклар. 10:30 да 25 һәм 50 километрга узышларга старт бирәчәкләр.
13:00 гә ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы планлаштырылган, дип хәбәр итә Казанның Физик культура һәм спорт комитеты.
Традиция буенча, марафонның һәр финишерын ярышлар турында истәлекле медаль белән бүләкләячәкләр. Ә җиңүчеләр һәм призерлар үзара 500 мең сумлык приз фондын бүлешәләр.
Ярышларга kzn.ru порталында Казанның Физик культура һәм спорт комитеты битендә «Спорт чаралары» бүлегендә, сылтама буенча кереп, онлайн-формадан файдаланып теркәлергә мөмкин.
Казан чаңгы марафоны 1968 елдан бирле ел саен уза. Хәзер ул илнең 30 дан артык чаңгы марафонын колачлаган Russialoppet халыкара хәрәкәте составына керә.