Бер инцидентта бала зыян күргән
Узган тәүлектә ТР башкаласында 117 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Ике инцидентта зыян күрүчеләр бар. Төрле авырлыктагы җәрәхәтләрне ике җәяүле алган, шуларның берсе – бала.
Көндез Побежимов урамындагы 37 нче йорт каршында 63 яшьлек машина йөртүче эчке юл буйлап тугыз яшьлек малайны бәрдергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, бала кинәт транспорт чарасы аркасында юл өлешенә чыккан. Һәлакәт нәтиҗәсендә малайны җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатканнар.
Җәяүлене бәрдерү белән тагын бер вакыйга Рихард Зорге урамындагы 31 нче йорт каршында булган. 28 яшьлек автомобильче сулга борылганда 85 яшьлек пенсионерны бәрдергән. Казанда яшәүче хатын-кыз юлны тиешсез урында кичкән. Зыян күрүчегә шәһәр хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәткәннәр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, бер тәүлек эчендә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка 295 машина йөртүче һәм 109 җәяүле җәлеп ителгән. 42 кеше куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен үтәмәгәннәр. 14 автомобильче җәяүлеләргә юл бирмәгән. Исереклек билгеләре булган транспорт чарасы белән идарә итү өчен сигез машина йөртүче тоткарланган.