Ул Глинка операсының Казан сәхнәсендә куелуына 180 ел тулуга һәм Халыкара театр көненә багышлана.
Фото: Денис Гордийко
Экспозициядә Федор Шаляпин чыгышлары язылган уникаль пластинкалар, аның театр костюмнары һәм портретлары тәкъдим ителәчәк.
Чарада башкаручы Айдар Нургаянов, музыкантлар Мөнирә Хәбибуллина һәм Азат Нургаянов чыгыш ясаячак.
Күргәзмә 16:00 сәгатьтә К.Маркс ур., 55/31 адресы буенча ачыла. Чарага бушлай килергә мөмкин, ләкин +7 (843)238-62-32 телефоны буенча алдан язылырга кирәк, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.