В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Борхан Шаһиди урамында трамвай юлларын күчерү белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы июнь). 11 нче һәм 12 нче июньдә Казанда 5 нче номерлы трамвай хәрәкәте маршруты үзгәрәчәк. Бу Борхан Шаһиди урамында трамвай юлларын күчерү белән бәйле.
Шулай итеп, трамвайлар «Тимер юл вокзалы» тукталышыннан «Глазунов урамы» тукталышына кадәр кыскартылган маршрут буенча йөриячәк. Хәрәкәт схемасыннан Колхоз базарыннан Глазунов урамындагы борылыш боҗрасына кадәрге участок төшеп кала, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә.
5а номерлы маршрутлы трамвайларның хәрәкәт схемасы үзгәрешсез калачак.