В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Соңгы турнир һәм бер үк вакытта башкарылган уеннар сеансы Горький паркында яңартылган беседкада узды
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы сентябрь). Горький паркында шахмат беседкасын реконструкцияләгәннәр. Аның ачылышы хөрмәтенә әлеге сезонда соңгы урам турниры һәм бер үк вакытта башкарылган уен сеансы узды.
36 кеше катнашты. Беренче урынны – Илдар Нуретдинов, икенче урынны – Азат Рәхмәтуллин, өченче урынны Илмир Фәйзрахманов алды. Гроссмейстер Александра Горячкина белән бер үк вакытта башкарылган уен сеансында катнашу өчен 20 кеше сайлап алынды. Өч сәгатьлек ярыш нәтиҗәләре буенча тигез нәтиҗә белән Таһир Әскәров җиңү яулады.
Беседканың үзендә тузган өслеге яңартылган, яктырту һәм түбә алыштырылган, шахмат өстәлләре җиһазландырылган. Мебель эшкәртелгән пластиктан эшләнгән. Төзелешкә якын территория төзекләндерелгән. Спонсор булып «Трансюжстрой» компаниясе чыгыш ясады, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе.