Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.11.2024, 14:51

ТР башкаласында 1 нче декабрьдән 70 нче номерлы автобусларның хәрәкәт итү схемасы үзгәрә

Сәбәбе – Вознесение трактын төзү һәм халык үтенече

1 нче декабрьдән Татарстан башкаласында 70 нче номерлы автобус яңа хәрәкәт схемасы буенча йөри башлаячак. Маршрутка үзгәрешләрне Вознесение тракты төзелү һәм шәһәр халкы үтенече буенча керттеләр.

Хәзер транспорт Чехов базарыннан «Весна» торак комплексына кадәр йөриячәк. Аннан соң маршрут Иман урамы, Вознесение трактының дублер юлы, Зәкиев һәм Юлиус Фучик урамнары буенча дәвам итәчәк. Соңгы тукталыш «Җиңү проспекты» метро станциясе булачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының транспорт буенча комитеты.

Элеккеге схемадан аермалы буларак, автобуслар хәзер Җиңү проспекты, 141 нче йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәкләренең берсе белән янәшә юл участогыннан узмаячак.

Исегезгә төшерәбез, ноябрьдә Вознесение трактының дублер юлы буенча хәрәкәт ачылды. Ул Иман урамыннан Академик Глушко урамына илтә. Вознесение трактының Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр булган 3,8 чакрымлы беренче өлешен узган ел көз көне ачканнар иде. Быел Җиңү проспектыннан М7 трассасына кадәр булган 8 чакрымлы участокта эшләр дәвам итә.

Барлык яңалыклар