Татарстан җыелма командасы составында – Казан спортчылары, ил чемпионнары Олег Донцов һәм Павел Куликов.
Фото: ТР Бадминтон федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче июнь). Бүген Казанның Бадминтон үзәгендә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар арасында бадминтон буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты старт ала. Татарстан җыелма командасын биш спортчы, шул исәптән ике казанлы, Россия чемпионнары – Олег Донцов һәм Павел Куликов тәкъдим итәчәк.
Ярышлар 17-23 нче июньдә узачак. Беренчеләрдән булып кортка беренчелектә катнашучылар чыгачак, алар арасында медальләр 17 нче һәм 18 нче июньдә уйнатылачак. Аннары Россия чемпионатында җиңүчеләр билгеләнәчәк. Ярышлар алты спорт классында узачак: WH1 һәм WH2 –коляскадагы спортчылар, SL3, SL4, SU5 – «аягүрә» чыгыш ясаучы спортчылар, SS6 – кечкенә буйлы спортчылар.
Турнирда илнең 15 регионыннан (Мәскәү, Самара, Архангельск, Свердловск, Самара, Ульяновск, Калининград, Саратов, Новосибирск өлкәреннән, Пермь, Приморский, Краснодар крайларыннан, Ханты-Манси автономияле округыннан, Татарстан һәм Чувашия республикаларыннан, шулай ук Санкт-Петербургтан) 130 спортчы катнашачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.