Җиңү өчен 60 спортчы көрәшәчәк, алар арасында – гроссмейстерлар, Россия һәм Европа чемпионнары
Фото: Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче август). Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта Казан Мэры Кубогына традицион шахмат турниры старт ала.
Җиңү өчен 60 спортчы көрәшәчәк, алар арасында Европа чемпионы Владислав Артемьев, Россия чемпионы Алисә Галләмова, гроссмейстерлар Артем Тимофеев һәм Хуан Борхес Матос бар.
Тамашачылар өчен керү ирекле. Турнир 30 нчы августка кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, узган ел ярышлар 42 шахматчыны берләштерде. Турнирның приз фонды 1 млн сум тәшкил итте.