Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.10.2023, 13:55

ТР башкаласында тәүлек эчендә өч велосипедчыны бәрдергәннәр

Кичә шәһәрдә барлыгы 98 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы октябрь). Узган тәүлектә Казанда 98 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләрдә алты кеше зыян күргән: ике пассажир, җәяүле һәм өч велосипедчы. Алар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Юл-транспорт һәлакәтләренең берсе Краснококшайск урамындагы 43в номерлы йорт каршында булган. 70 яшьлек шофер, янәшәдәге территориядән чыкканда, юл бирми һәм велосипедчыга бәрелә. 24 яшьлек зыян күрүчегә табиблар бригадасының ярдәме кирәк була.

Соңрак 27 яшьлек автомобиль йөртүче көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә юл бирми һәм велосипедчыны бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте Бондаренко урамындагы 5 нче йорт каршында була. 19 яшьлек зыян күрүче җәрәхәтләр алган.

Шул ук көнне Патрис Лумумба урамындагы 48 нче йорт каршында 31 яшьлек машина йөртүче юлны тиешсез урында кичкән велосипедчыны бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 18 яшьлек зыян күрүчегә ярдәм күрсәтелә һәм хастаханәдән өенә җибәрелә.

Кичә 397 машина йөртүче һәм 134 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 94 очракта автомобиль белән идарә итүчеләр юл бирмәгән, 50 очракта куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләре, тагын алты очракта балаларны йөртү кагыйдәләре бозылган. Ун шоферны исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен тоткарлаганнар, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясе пропаганда бүлегендә.

Барлык яңалыклар