В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда Россиянең 21 төбәгеннән 2000 нән артык спортчы катнашачак.
Фото: vk.com/farrt
ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республиканы Казанның җиде клубыннан 100 дән артык спортчы тәкъдим итәчәк: «Аметист», «Formation-Казан», «Фокс», «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының спорт клубы» ассоциациясе, «Fun double dance», «Стимул» һәм «Cool Dance».
Турнирлар 24 нче мартта «буги-вуги» дисциплинасында бөтенроссия ярышларыннан һәм акробатик рок-н-ролл буенча «Бию спорты һәм акробатик рок-н-ролл федерациясе кубогы» этабыннан башлана. Медальләрне 6 яшьтән өлкәнрәк иң яшь спортчылар арасында уйнатачаклар. Шулай ук бу көнне студентлар арасында бөтенроссия ярышларында иң көчле катнашучыларны билгеләячәкләр.
Шимбә көнне, 25 нче мартта, акробатик рок-н-ролл буенча бөтенроссия ярышларының 7 дисциплинасында медальләр уйнатылачак, шул исәптән «М класс-микст», «Формейшн-микст» һәм «А класс-микст» дисциплиналарында, анда дөнья һәм Европаның гамәлдәге чемпионнары чыгыш ясаячак. Ярышларның финал өлеше 19:00 сәгатьтә башлана.
Ярышларның соңгы көнендә, 26 нчы мартта, Акробатик рок-н-ролл буенча иң көчлеләр кубогы узачак. Ярышларда илнең 28 пары катнашачак, аларны махсус рәвештә «А класс-микст» һәм «М класс-микст» дисциплиналарында ярышлар өчен чакырганнар.
Ярышлар Җәүдәт Фәйзи ур., 2а адресы буенча Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узачак. Тамашачылар өчен керү ирекле, ярышлар 8:00 сәгатьтә башлана.