Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.09.2025, 10:57

ТР башкаласында яшьләр арасында «XXI гасыр лидеры» конкурсы узачак

300 бала өчен экскурсияләр, мастер-класслар, әңгәмәләр һәм башкалар әзерләнәчәк

20 сентябрьдә Казанда балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләренең «XXI гасыр лидеры. Яңа офыклар» Бөтенроссия конкурсы финалы башлана. Татарстан башкаласына илнең төрле төбәкләреннән иң яхшы җитәкче исеме өчен көрәшергә 300 омтылучан яшь кеше киләчәк. Катнашучылар өчен бай мәдәни һәм белем бирү программасы оештырыла, ул экскурсияләр, мастер-класслар, панель әңгәмәләр һәм башка чараларны үз эченә алачак.

«XXI гасыр лидеры» проекты балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтләрен үстерү, төрле оешмалар өчен кадрлар әзерләү өчен булдырылган.

Быел конкурс 23 нче мәртәбә узачак. Казанда 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге 300 гә якын яшь лидер җыелачак. Алар үзара 12 номинациядә ярышачаклар.

Финалда катнашучылар өчен экскурсияләр, партнерлык һәм белем бирү программалары, чакырылган белнечләрдән панель әңгәмәләр һәм мастер-класслар уздырылачак.

Конкурсның бурычлары «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан Республикасы башкаласында «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурсын ябу тантанасы булды, анда балалар һәм яшьләр бергәлекләренең лидерлары, җитәкчеләре һәм остазлары арасындагы ярышларга йомгак ясалды. Финал сынауларында илебезнең 64 төбәгеннән 390 бала көч сынашты.

Барлык яңалыклар