В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Совет санына иҗтимагый берләшмәләр, коммерцияле булмаган оешмалар, фәнни һәм мәгариф учреждениеләренең эксперт берләшмәләре вәкилләре, шулай ук шәһәрнең актив халкы керәчәк
Татарстан башкаласында Казан муниципаль берәмлегенең җәмәгать советын төзү планлаштырыла. Бу консультатив-киңәшмә органы булачак, аның эшчәнлегенең төп юнәлеше җирле үзидарә органнары, муниципаль оешмалар эшчәнлеген күзәтү һәм җәмәгать контроле булачак. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасының XXXVII сессиясендә шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев хәбәр итте.
Җәмәгать советы ачык конкурс нигезендә сайлап алу йомгаклары буенча төзеләчәк. Совет санына иҗтимагый берләшмәләр, коммерцияле булмаган оешмалар, фәнни һәм мәгариф учреждениеләренең эксперт берләшмәләре вәкилләре, шулай ук шәһәрнең актив халкы керәчәк.
«Җәмәгать советы халык белән җирле үзидарә органнары арасындагы багланышларны көчәйтергә, җәмәгать контроле дәрәҗәсен күтәрергә һәм гражданнарга җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә катнашырга мөмкинлек бирәчәк», – дип йомгаклады Булат Алиев.