Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.03.2025, 14:21

Татарстан башкаласында Казан муниципаль берәмлегенең җәмәгать советын төзү планлаштырыла

Совет санына иҗтимагый берләшмәләр, коммерцияле булмаган оешмалар, фәнни һәм мәгариф учреждениеләренең эксперт берләшмәләре вәкилләре, шулай ук шәһәрнең актив халкы керәчәк

Татарстан башкаласында Казан муниципаль берәмлегенең җәмәгать советын төзү планлаштырыла. Бу консультатив-киңәшмә органы булачак, аның эшчәнлегенең төп юнәлеше җирле үзидарә органнары, муниципаль оешмалар эшчәнлеген күзәтү һәм җәмәгать контроле булачак. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасының XXXVII сессиясендә шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев хәбәр итте.

Җәмәгать советы ачык конкурс нигезендә сайлап алу йомгаклары буенча төзеләчәк. Совет санына иҗтимагый берләшмәләр, коммерцияле булмаган оешмалар, фәнни һәм мәгариф учреждениеләренең эксперт берләшмәләре вәкилләре, шулай ук шәһәрнең актив халкы керәчәк.

«Җәмәгать советы халык белән җирле үзидарә органнары арасындагы багланышларны көчәйтергә, җәмәгать контроле дәрәҗәсен күтәрергә һәм гражданнарга җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә катнашырга мөмкинлек бирәчәк», – дип йомгаклады Булат Алиев.

Фоторепортаж
Казан шәһәр думасының XXXVII сессиясе
Видеорепортаж
26.03.2025 14:23
Башкала Ратушасында Казан шәһәр Думасының XXXVII сессиясе
Барлык яңалыклар

Татарстан башкаласында Казан муниципаль берәмлегенең җәмәгать советын төзү планлаштырыла

<p> Татарстан башкаласында Казан муниципаль берәмлегенең җәмәгать советын төзү планлаштырыла. Бу консультатив-киңәшмә органы булачак, аның эшчәнлегенең төп юнәлеше җирле үзидарә органнары, муниципаль оешмалар эшчәнлеген күзәтү һәм җәмәгать контроле булачак. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасының XXXVII сессиясендә шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев хәбәр итте. </p> <p> Җәмәгать советы ачык конкурс нигезендә сайлап алу йомгаклары буенча төзеләчәк. Совет санына иҗтимагый берләшмәләр, коммерцияле булмаган оешмалар, фәнни һәм мәгариф учреждениеләренең эксперт берләшмәләре вәкилләре, шулай ук шәһәрнең актив халкы керәчәк. </p> <p> «Җәмәгать советы халык белән җирле үзидарә органнары арасындагы багланышларны көчәйтергә, җәмәгать контроле дәрәҗәсен күтәрергә һәм гражданнарга җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә катнашырга мөмкинлек бирәчәк», – дип йомгаклады Булат Алиев. </p> <p> </p>