Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2019, 10:09

ТР башкаласында көрәш буенча Казан кубогына шәхси-команда чемпионаты җиңүчеләрен билгеләделәр

Команда зачетында беренче урынны Вахитов һәм Идел буе районнары спортчылары яулады.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Казан Кубогына көрәш буенча шәхси-команда чемпионатында җиңүчеләр билгеләнде. Ярышлар 12-нче һәм 13-нче апрель көннәрендә бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узды.

Команда зачетында беренче урынны Вахитов һәм Идел буе районнары спортчылары яулады, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары командаларына «көмеш» эләкте, өченче урынны Киров һәм Мәскәү, шулай ук Совет районы командалары бүлеште.

Шәхси зачетта 60 кг авырлык үлчәмендә Шамил Чеевик җиңде, 65 кг авырлык категориясендә Алмаз Хаматханов җиңү яулады, 70 кг авырлык категориясендә Ислам Фаляхов алдынгы булды, 75 кг авырлык категориясендә Динар Кәримуллин җиңде, 80 кг авырлыкта Ранис Галимуллин алтын медаль алды, 85 кг авырлыкта Нәфис Галиев җиңде, 90 кг авырлык үлчәмендә Раил Сәлахетдинов беренчелеккә чыкты, 100 кг нан югары булган категориядә Марат Миначев иң көчлесе дип табылды.

Чемпионат ачылышында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, ТР Спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Казан хакимияте вәкилләре катнашты. Чемпионат Казанда инде 25 елдан артык уза. Быел чарада шәһәрнең җиде районыннан 84 спортчы катнашты.

Барлык яңалыклар