В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр администрациясе алдан ук машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын күчереп куюларын үтенә
Марат Мөгыйнов фотосы
Әйтик, 29 декабрьдә 21:00 сәгатьтән 30 декабрь 05:00 сәгатькә кадәр кар Бондаренко, Восстание, Чистай, Четаев урамнарында урнашкан парковкаларда җыештырылачак.
29 декабрьдә 21:00 сәгатьтән 30 декабрь 06:00 сәгатькә кадәр кар түбәндәге участокларда җыештырылачак.
Мөштәри урамы: урамның ике ягы, Ульянов-Ленин урамы белән кисешкән урыннан Щапов урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Мөштәри урамы: урамның җөп ягы, Горький урамы белән кисешкән урыннан Большая Красная урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Мөштәри урамы: урамның ике ягы, Горький урамы белән кисешкән урыннан Щапов урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Мөштәри урамы: урамның так ягы, К.Маркс урамы белән кисешкән урыннан Большая Красная урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Сара Садыйкова урамы: урамның җөп ягы, Ф.Кәрим урамы белән кисешкән урыннан Салих Сәйдәшев урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Чехов урамы: урамның җөп ягы, 4 нче йорт янында;
Чехов урамы: урамның ике ягы, Лейтенант Шмидт урамы белән кисешкән урыннан Лесгафт урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Груздев урамы: урамның так ягы, Чехов урамы белән кисешкән урыннан Волков урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Чехов урамы: урамның так ягы (Чехов базары ягыннан), Достоевский урамы белән кисешкән урыннан Лейтенант Шмидт урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Достоевский урамы: урамның ике ягы, Вишневский урамы белән кисешкән урыннан Чехов урамы белән кисешкән урынга кадәр.
29 декабрьдә 21:00–23:00 вакыт аралыгында Декабристлар урамы, 83 һәм 85 йортлар янындагы парковкаларны кардан чистартачаклар.
Кышкы җыештыру эшләре 29 декабрьдән 30 декабрьгә каршы төндә 21:00–05:00 вакыт аралыгында Ломжа, Карбышев, Красная Позиция урамнарындагы парковкаларда башкарылачак.
Шәһәр администрациясе алдан ук машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын күчереп куюларын үтенә. Бу махсус техникага кар чыгару эшләрен тоткарлыксыз башкарырга мөмкинлек бирәчәк, болар бар да иртәнге хәрәкәт вакытында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле чаралар булып тора.