В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу елгы сезонда шәһәрдә алар катнашында 18 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Денис Гордийко фотосы
Казанда электр самокатын мобиль кушымта ярдәмендә кыска вакытлы арендалау чоры – кикшерингның чираттагы сезоны тәмамланды. Бу елгы сезонда алар катнашында аварияләр очрагы узган ел белән чагыштырганда 53 процентка кимегән.
Агымдагы сезонда 18 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 21 кеше зыян күргән. 2024 ел белән чагыштырганда һәлакәт саны алты очракка кимрәк: узган сезонда 23 кеше җәрәхәтләнгән, берсе һәлак булган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе.
Самокатларны вакытлы куллануга бирү операторы мәгълүматларына караганда, Казанда Сибгат Хәким, Марсель Сәлимҗанов, Вишневский, Николай Ершов урамнары һәм Җиңү проспекты узган елның иң популяр маршрутлары булган.
Бу елны Татарстан башкаласында электр самокатларын һәм велосипедларны кыска вакытлы арендалау сезоны 22 апрельдә башланган иде. Шәһәрдә шәхси мобильлек чаралары өчен 14 меңнән артык электр самокатын сыйдыра алырлык 1443 парковка оештырылган.
Шул ук вакытта, җәяүлеләр һәм шәхси мобильлек чараларын кулланучылар хәрәкәтенең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, шәһәрнең үзәгендә агымдагы сезонда урнаштыру схемасыннан җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулый торган урыннарда урнашкан 473 парковка төшереп калдырылган.
Исегезгә төшерәбез, электр самокатларыннан 16 яшьтән өлкәнрәк затларга гына файдаланырга рөхсәт ителә. Автомагистральләрдә шәхси мобильлек чараларында йөрү тыела, хәрәкәт иткәндә җәяүлеләргә өстенлек бирү сорала, шулай ук икәү йөрергә рөхсәт ителми. Прокат сессиясен бары тик кушымтадагы картада билгеләнгән рөхсәт ителгән урыннарда гына ачарга һәм ябарга була.
Татарстан Республикасы башкаласында өстәмә таләпләр гамәлдә: тизлеге 20 км/сәг тән югары булган электр самокатларында йөрергә ярамый. Шәһәрнең 486 участогында (мәсәлән, мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, паркларда, скверларда һ.б.) сәгатенә 10-15 чакрым тизлек белән генә хәрәкәт итү рөхсәт ителә.
Алдарак чикләүләргә карамастан, шәһәрнең шәхси мобильлек чаралары прокаты буенча хезмәт күрсәтүче бизнес вәкилләренә ярдәм итәргә әзер булуы хакында хәбәр ителгән иде. Казанда электр самокатларының ике эре операторы – «ВУШ» һәм «Юрент» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли, аларның гомуми паркы 7,3 мең берәмлек тәшкил итә. 190 берәмлек велосипедны «Зеленый город» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте прокатка бирә.