Юл-транспорт һәлакәте 30 нчы октябрьдә Восстание урамында була
Фото: Денис Гордийко
16:18 сәгатьтә 100 нче йортның 91 нче корпусы каршында шофер 55 яшьлек җәяүлене бәрдерә һәм вакыйга урыныннан кача. Зыян күрүчегә хастаханәдә ярдәм итәләр һәм соңыннан өенә җибәрәләр. Әлеге вакыйганың шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча элемтәгә чыгуларын сорыйлар: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.
Узган тәүлектә Казанда 103 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Биш җәяүле, шул исәптән бала һәм шофер төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Аерым алганда, 10:12 сәгатьтә Вишневский урамындагы 49 нчы йорт ишегалдында хатын-кыз йөртүче артка хәрәкәт итә һәм 81 яшьлек ханымны бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң пенсионерга травмпунктта ярдәм итәләр һәм соңыннан өенә җибәрәләр.
12:40 сәгатьтә машина йөртүче 164а йорты каршында сул якка борылганда юл бирми һәм 59 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Зыян күрүче юлны көйләнә торган җәяүлеләр кичүе буенча светофорның яшел сигналына чыга. Олы яшьтәге хатынга хастаханәдә медицина ярдәме күрсәтелә, соңыннан өенә җибәрелә.
18:20 сәгатьтә машина йөртүче Җиңү проспектындагы 141 нче йорт янындагы парковкадан чыкканда көйләнелми торган җәяүлеләр кичүендә юл бирми һәм 25 яшьлек кызны бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында алган җәрәхәтләрдән соң зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелә, соңыннан ул хастаханәдән азат ителә.
Бала белән юл-транспорт һәлакәте 19:40 сәгатьтә Восстание урамындагы 58/19 номерлы йорт каршында була. Уңга борылганда, шофер юл бирми һәм 13 яшьлек кызны көйләнгән җәяүлеләр кичүендә бәрдерә. Зыян күрүчене медицина ярдәме күрсәткәннән соң өенә чыгаралар.
Узган тәүлектә 587 машина йөртүче һәм 37 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. Исерек килеш идарә иткән өчен ике автомобиль шоферы тоткарланды, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясе пропаганда бүлеге.