В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фильм реаль вакыйгаларга нигезләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). 5-нче сентябрьдә Казанның Иске Татар бистәсендә «Со дна вершины» спорт драмасын күрсәтәчәкләр.
Фильм реаль вакыйгаларга нигезләнгән һәм 1994 һәм 1998 еллардагы Паралимпия уеннары чемпионы, 2002 елгы Паралимпия уеннары призеры һәм тау чаңгысы спорты буенча берничә тапкыр Россия чемпионы булган Алексей Мошкинның тарихын сөйли. 14 яшендә ул поезд астына эләккән, табиблар аның ике аягын да ампутацияләгәннәр. Ләкин Алексей яңадан йөрергә өйрәнеп кенә калмаган, яңадан тау чаңгысына баскан һәм уңышка ирешкән.
Кино «Әл-Мәрҗани» мәчете янында 19.00 сәгатьтә Зәйни Солтан скверында күрсәтеләчәк. Сеанс вакытында санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чаралары үтәләчәк, дип хәбәр итә «Иске шәһәр» префектурасы.