Түләүсез сеанслар шимбә көннәрендә Зәйни Солтан скверында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). Казанда «Иске Татар бистәсендә гаилә киноканикуллары» проекты старт ала. Җәй ахырына кадәр «Әл-Мәрҗани» мәчетенә һәм Түбән Кабан күле яр буена якын урнашкан Зәйни Солтан скверында атна саен нәфис һәм мультипликацион фильмнар трансляцияләнәчәк.
Бушлай сеанслар шимбә көннәрендә узачак, дип хәбәр иттеләр «Иске шәһәр» префектурасында. Проектның ачылышы киләсе шимбә, 18-нче июль, 19.30 сәгатьтә булачак, киносеанс 20.00 сәгатьтә башланачак. Бу көнне казанлыларга һәм шәһәр кунакларына «Конвертта бәхет» («Счастье в конверте») гаилә мелодрамасын күрсәтәчәкләр, ул теләсә нинди тормыш ситуациясендә үзең булып калу турында сөйли.
Күрсәтүгә куелачак киләсе фильмнарны тамашачылар үзләре билгели - аларга сайлауга берничә нәфис яки анимацион фильм тәкъдим итәчәкләр. Instagram социаль челтәрендә «Иске шәһәр» префектурасының һәм «Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесенең рәсми сәхифәләрендә күбрәк тавыш җыйган фильм күрсәтеләчәк.
Кино күрсәтүләр санитар-эпидемиологик иминлекнең барлык чараларын үтәп, аерым алганда, 1,5 метр социаль дистанцияне үтәп оештырылачак.