В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бинаның төп фасадында югалган элементлар торгызылачак
Фото: Денис Гордийко
Проект карары нигезендә, бинаның төп фасадында югалган элементлар торгызылачак, нигез ныгытылачак. Эшләр кысаларында ярыкларны инъекцияләү һәм түбәләрне ремонтлау үткәреләчәк. Тәрәзәләрне һәм ишекләрне, инженер системасын алмаштыру планлаштырыла: канализация, суүткәргеч, электр белән тәэмин итү, элемтә һ.б.
Казан укытучылар семинариясе бинасы 1872-1876 елларда архитектор Владимир Бечко-Друзин проекты буенча төзелгән. Башта объект укытучылар семинариясе студентлары һәм укытучылары өчен билгеләнгән булган, 1917 елда ул ябылган. 1918 елдан бинада булачак укытучылар укытыла, ә 1920 елда күн техникумы ачыла. Хәзерге вакытта бинада Казан технология һәм дизайн колледжы эшли.