В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җылы һава торышы Татарстанда атнаның икенче яртысында урнашыр дип фаразлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель). Алдагы төнне һәм иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшемнәр көтелми. Җил төньяк һәм көньяк көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнен термометр күрсәткечләре 2-4 градуска кадәр төшәчәк, көндез 6-8 градус җылылык булачак.
Татарстан буенча төнен һәм иртәнге якта көнчыгыш районнарда урыны белән кар явачак, ләкин көндез явым-төшемнәр көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез көньяк-көнбатышка әйләнәчәк. Төнен -1-6 градус көтелә, көндез 4-9 градус җылы булачак.
Җылы һава торышы Татарстанда атнаның икенче яртысында урнашыр дип көтелә. 26-нчы апрельдә һава температурасы 8-13 градус җылылык тәшкил итәчәк, 27-нче апрельдә 12-17 градус җылылык булыр, дип фараз итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.