Ярышларда республиканың 100-гә якын спортчысы катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). 26-нчы майда Казанның «Мирас» спорт комплексында акробатик рок-н-ролл буенча «2018/2019 сезонын ябу» республика ярышлары узачак.
Ярышларда 100-гә якын спортчы катнашачак. Казанны акробатик рок-н-ролның түбәндәге клублары тәкъдим итәчәк: «Formation Казан», «Стимул» һәм «Фокс». Ярышларда шулай ук Әлмәттән «Татнефть-Әлмәтем» клубы һәм Йошкар-Оладан «Set» клубы спортчылары чыгыш ясаячак. Ярышларның башлануы 12.00 сәгатькә планлаштырылган.
2018/2019 елгы ярышлар сезонында бу турнир ахыргысы булачак. Татарстан спортчылары өчен агымдагы сезон уңышлы булды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте. Апрель аенда Россия беренчелегендә Дмитрий Демошин һәм Яна Локтева («Фокс» клубы) яулаган бронза медаль, «Rock-n-Roll&Co» акробатик рок-н-ролл буенча Бөтенроссия ярышларында «Браво» командасы (ул Әлмәттәге «Татнефть-Әлмәтем» командасын тәкъдим иткән) яулаган «алтын» һәм «көмеш» медальләр моңа дәлил. Ноябрь аенда Мәскәү өлкәсенең Раменск шәһәрендә узган бөтенроссия ярышларында Казан спортчылары беренче тапкыр буги-вуги дисциплинасында чыгыш ясады, ә февраль аенда Идел буе федераль округы чемпионатында иң яхшылар исемлегндә булдылар. Февраль аенда Уфада узган Идел буе федераль округы чемпионаты Татарстан җыелма командасы өчен уңышларга бай булды, спортчыларыбыз берьюлы 5 алтын, бер көмеш һәм ике бронза медаль яулады.