В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче сайлап алу концерты 15 нче августта Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта узачак
Фото: vk.com/sovetskiykzn
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче август). Казанның Совет районында «Безнең ишегалды тавышы» конкурсы оештырылачак. Сайлап алу концертлары шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә 22 нче августка кадәр узачак.
Вокалда үз осталыкларын күрсәтергә теләүчеләр бары тик AST Catalog композицияләре каталогының бер җырын гына сайларга тиеш. Моның өчен кушымтаны үз телефоныңа йөкләп алырга кирәк. Алга таба үзегез өчен уңайлы мәйданчык сайларга һәм сылтама буенча гариза җибәрергә, ә чыгыш алдыннан оештыручылар сезнең белән элемтәгә үзләре керәчәк, дип хәбәр итә ТР башкаласының Совет районы администрациясе матбугат хезмәте.
Барлык сайлап алу концертлары 17:00 дә узачак. Алар 15 нче август көнне 17:00 сәгатьтә – С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы парк мәйданчыгында, 16 нчы августта – Фучик урамындагы бульварда, 17 нче августта – ТАССР төзелеш тармагы оешуның 100 еллыгы скверында, 21 нче августта – «Светлая долина» торак комплексында (ориентир – Курынов урамындагы 10 нчы йорт), 22 нче августта «ART City» бульварында старт ала. Финал 24 нче августта Горки-Әмәт урманында узачак.
Кызыксындырган сорауларны түбәндәге телефон номеры буенча бирергә мөмкин: +7(843)223-20-00 (код 4382).