Аларга Николай Капитонов, Александр Сергеев, Фоат Мансуров, Зәки Нури, Алексей Панфилов, Михаил Кирпонос исемнәре биреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче октябрь). Казанның Совет районында урнашкан «Минем Царицыно» торак массивында алты яңа урам барлыкка киләчәк. Әлеге карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Яңа формалаша торган алты урамга Николай Капитонов, Александр Сергеев, Фоат Мансуров, Зәки Нури, Алексей Панфилов, Михаил Кирпонос исемнәре биреләчәк.
Ситуацион план нигезендә, 1-нче номерлы урам Социалистик хезмәт герое, Ленин Ордены кавалеры, Казан математик машиналар заводы хезмәткәре Николай Капитонов исемен йөртәчәк.
2-нче номерлы урам - Советлар Союзы Герое, Казанда сугыш тәмамланганнан соң эшләгән аерым моторлаштырылган понтон-күпер батальоны бүлеге командиры Александр Сергеев исемен алачак.
3-нче номерлы урамга Совет һәм Россия дирижеры, педагог, Татарстан АССР халык артисты, Казахстан ССР халык артисты, Россиянең халык артисты Фоат Мансуров исеме биреләчәк.
4-нче номерлы урам шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашучы, депутат һәм ТАССР Югары Советы Президиумы әгъзасы Зәки Нуретдинов исеменә ия булачак.
5-нче номерлы урам Советлар Союзы Герое, Казанда туган Алексей Панфилов хөрмәтенә аталачак.
Ә 6-нчы номерлы урам генерал-полковник, Советлар Союзы Герое, сугышка кадәр Казан хәрби училищесы башлыгы һәм хәрби комиссары булып эшләгән Михаил Кирпонос исемен йөртәчәк.