Нәҗип Җиһанов урамы, 4 адресы буенча урнашкан лицей 1224 укучыга исәпләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Казанның Совет районында 187-нче «Ритм» күппрофильле лицее ачылды. Укучыларны Белем көне һәм яңа уку елы белән бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм башкалар котлады.
Нәҗип Җиһанов урамы, 4 адресы буенча урнашкан лицей 1224 укучыга исәпләнгән. Бинада башлангыч сыйныфларның изоляцияләнгән блогы бар, шул исәптән озайтылган көн төркемнәре өчен 4 уен бүлмәсе, 2 йокы бүлмәсе, логопед кабинеты каралган. Спорт блогы бассейннар һәм спорт заллары булган аерым спорт биналарыннан тора (529 кв.м мәйданлы зур спорт залы һәм 281 кв.м мәйданлы кече спорт залы). Мәктәп туклануы блогында 456 урынга исәпләнгән төшке аш залы бар. Иҗат өчен территория 562 урынлык актлар залы, музыка, рәсем сәнгате һәм төзелеш кабинетлары, хореография залы, артистик заллар белән тәкъдим ителгән. Лицей базасында Казанның Совет районындагы 21-нче мәктәп филиалы эшләячәк. Моннан тыш, бинаның беренче катында IT-полигон урнашкан: инженер-технология классы, робот техникасы web-программалаштыру һәм интернет кабинетлары, пилотсыз очу аппаратларының инженерлык сыйныфы.
«Барыгызны да Белем көне, яңа уку елы белән котлыйм, – диде Алексей Песошин, яңа мәктәп укучылары алдында чыгыш ясап. – Татарстан Республикасында һәрвакыт мәгариф үсешенә аерым игътибар бирелә. Быел гына да республикада 8 мәктәп ачыла, һәм Совет районы – искәрмә түгел, бу яңа заманча мәктәп, биредә үсеш өчен бөтен шартлар да бар».
Алексей Песошин искәрткәнчә, 1-нче сентябрьдә, Белем көнендә, республикада 56 меңнән артык беренче сыйныф укучысы мәктәпкә барачак. Премьер-министр барысына да уңышлы укулар һәм яхшы билгеләр теләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
«Хөрмәтле педагоглар, сезнең кулыгызда – республикабызның киләчәге», – диде Алекей Песошин, укытучыларга мөрәҗәгать итеп, аларга нәтиҗәле эш теләде. ТР Премьер-министры шулай ук яңа мәктәпне вакытында тапшырган төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, 1-нче сентябрьдә Татарстан мәктәпләрендә уку көндезге режимда яңартыла.