Шатлыклы вакыйга белән тәрбияләнүчеләрне, ата-аналарны һәм педагогларны Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь, Алсу Сафина). Казанның Совет районында 135 номерлы “Калейдоскоп” катнаш балалар бакчасы ачылды. Казан Мэры Илсур Метшин тәрбияләнүчеләрне, ата-аналарны һәм педагогларны котларга зур торт һәм спорт инвентаре алуга сертификат белән килде.
“Арт-Сити” торак комплексында Ершов ур., 62б адресы буенча балалар бакчасын төзү эшләре узган елның март аенда “Жилище” федераль максатлы программасы буенча башланды. Балалар бакчасы 340 урынга исәпләнән, бүгенге көндә электрон чират буенча монда 300 бала теркәлгән, аларның күбесе 3-4 яшьтә. Барлыгы 17 төркем булачак, шул исәптән 2 төркем 2 яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән. “Калейдоскоп” ачылган көнне 100 бала килгән, дип сөйләде Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов.
Эш берничә юнәлештә алып барылачак, шул исәптән сәнгати-эстетик юнәлештә дә – зур игътибар телләрне өйрәнүгә биреләчәк – рус, татар һәм инглиз. Балалар бакчасы мөдире Гүзәл Садыйкова сүзләре буенча, планнарда – өстәмә белем бирү кысаларында кытай һәм төрек телләрен өйрәнү.
Казан Мэры Илсур Метшин яңа балалар бакчасын карап чыкты, рәсем дәресендә, спорт залында, инглиз теле дәресендә булды. Инглиз теле буенча Welcome to the Fairyland дәресендә балалар пластик шешә һәм стаканнарны, кәгазь һәм пыяланы төрле контейнерларга тутырып,чүп аерырга өйрәнәләр, шул ук вакытта яңа инглиз сүзләре белән дә танышалар иде. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, чүпне аерып җыярга өйрәтүне нәкъ менә балалардан башларга кирәк.
Музыка залында балалар ата-аналары һәм кунаклар өчен чыгыш ясадылар. Ә Илсур Метшин микрорайонда яшәүчеләрне балалар бакчасы ачылу белән котлады. “Тиздән балалар бакча режимына өйрәнәчәк, сәләтләрен ача башлаячак, - диде шәһәр башлыгы. – Бакчага йөрүче балалар ни белән аерыла? Ала сәләтләрен ирекле күрсәтә: бииләр, спорт белән шөгыльләнләр. Бүген балалар бакчасына килгән балалар да тиздән сәләтләре белән ата-аналарын, әби-бабаларын шатландырачак. Иң мөһиме – сәламәт булсыннар”.
Казан Мэры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде. “Мондый дәрәҗәдәге балалар бакчасы турында хыяллана ала идекме без! Бүген исә бу чынбарлык”, - диде Илсур Метшин. Ул бакча коллективына эшләрендә уңышлар теләде.
Бакча мөдире Гүзәл Садыйкова республика җитәкчелегенә һәм Казан Мэрына мәгариф системасына күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәтен белдерде.
Ачылу тантанасы бүләксез үтмәде – балалар һәм ата-аналар өчен зур торт чыгардылар. Моннан кала, шәһәр башлыгы спорт инвентаре алуга сертификат тапшырды.
Билгеләп үтәргә кирәк, бүген мәктәпкәчә белем бирү программасы 320 оешмада гамәлгә ашырыла: 309 балалар бакчасы, 2 прогимназия, мәктәпкәчә белем бирү бүлекләре булган 9 мәктәп. Аларга 69 мең бала йөри. Яңа 2018-2019 уку елында шәһәр мәгариф учреждениеләре 17 мең 519 бала кабул итәчәк.
Июнь аена алынган мәгълүматлар буенча, электрон чират буенча балалар бакчаларына 14 мең 799 бала җибәрелгән, шул исәптән 13 мең 650 бала 3 яшьтән олырак, 1 мең 149 бала 2-3 яшьлек. Өч яшьтән узган балаларга барысына да бакчаларда урыннар бирелгән.
Тиздән Казанда тагын ике балалар бакчасы ачыла – “Весна” торак комплексында 340 урынлы һәм “Станция “Спортивная” торак комплексында 220 урынлы бакчалар.