Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.05.2022, 11:53

«Смена»да «Волга: маршрут перестроен» күргәзмәсе ачыла

Казанда иҗатлары Россиянең иң танылган елгасына багышланган Самара рәссамнары үз эшләрен тәкъдим итәчәк

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче май). 28 нче майда «Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Волга: маршрут перестроен» күргәзмәсе ачыла. Казанда иҗаты Идел белән тыгыз бәйләнгән Самараның 19 рәссамы үз эшләрен тәкъдим итәчәк.

Евгений Казнинның рәсем сәнгате, Олег Симбатның һәм Иван Гудзловенконың графикасы, Владимир Логутов һәм Олег Елагинның видеоязмалары пленэрны фәлсәфи экспрессия белән бәйләячәк. Шәһәр һәм патриархаль стихиянең очрашуы Александр Филимоновның эшләрендә, археология һәм хәтер темалары Андрей Сяйлев һәм Кирилл Гуров иҗатларында тәкъдим ителгән. Дарья Емельянованың, Дмитрий Кадынцевның һәм Виолетта Гришинаның пазллы рәсемнәре зур елгада ирекле тормыш рухын ирония белән тапшыра. Күргәзмәдәге эшләр шулай ук, пейзажны конструктор, яки калейдоскопик композиция кебек тәкъдим итеп, коллаж принцибын чагылдыра.

Күргәзмәнең параллель программасы Иделгә Казан, Самара һәм Идел буеның башка шәһәрләре арасында географик һәм мәдәни яктан тоташтыручы буын буларак багышлана. Лекцияләрдә тыңлаучыларга Иделнең мәдәнияттәге символы, суның физик торышы турында сөйләячәкләр.

Күргәзмә 17 нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Аны көн саен 12:00 дән 20:00 гә кадәр билетлар буенча карарга мөмкин булачак, дип хәбәр итәләр оештыручылар.

Күргәзмә «Смена» үзәге һәм Самарадагы «Виктория» галереясының беренче уртак проекты булачак. Ел ахырында Самарада Казан рәссамнарының күргәзмәсе планлаштырыла.

Барлык яңалыклар