Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.12.2020, 21:33

Киләсе елда «Салават күпере» торак комплексында парк төзеләчәк

Киләчәккә планнары белән Казан Мэры Илсур Метшин «Тема» программасы эфирында уртаклашты.

Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь, Ксения Швецова). Киләсе елда Казанның «Салават күпере» торак комплексында парк пәйда булачак һәм тагын бер мәктәп эшли башлаячак. Мондый планнар белән Казан Мэры Илсур Метшин бүген «Эфир» телеканалында узган «Тема» программасында уртаклашты.

«Салават күпере» торак комплексының үз рекреацион зонасы барлыкка килерме, дигән сорау белән шәһәр башлыгына җирле кеше телефоннан мөрәҗәгать итте. «Безнең микрорайон шәһәр читендә төзелгән, тирә-юньдә җирләр күп. Ни өчен безнең өчен берәр парк ясамаска? Кайберәүләр Аккош күленә барып йөри, ләкин бу ерак, кечкенә бала белән барып җитә алмыйсың», - дип зарланды ул.

Быел «Салават күпере»ндә булачак паркны проектлау тәмамланды, дип җавап бирде Мэр. «Киләсе елга без бу паркны һичшиксез халык өчен эшләячәкбез дип ышандыра алам», - дип вәгъдә итте ул.

Бүген микрорайон актив үсә һәм яңа социаль объектлар барлыкка килә, дип өстәде Мэр. Шулай итеп, микрорайонда 1224 нче урынга исәпләнгән 189-нчы номерлы заманча гимназия 90%-тан артык дәрәҗәдә төзелгән, яңа балалар бакчалары һәм башка инфраструктура объектлары төзелә, дип искәртте Мэр.

«Элек социаль өлкә торак төзелеше артыннан җитешмәгән, ә бүген барысы да бер үк вакытта үсә, җәяү барып җитәрлек арада барысы да бар. Тиздән парк та булачак», - дип өстәде И.Метшин.

Исегезгә төшерәбез, Казанда гомуми мәйданы 428 га булган 145 парк һәм сквер бар. 2015 елдан 6,8 млрд сумлык 78 объект төзелде, яңа иҗтимагый зоналарны реконструкцияләү һәм төзү эше дәвам итә.

Барлык яңалыклар