В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Концертта барлык теләүчеләр дә иганә кыла алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче сентябрь). 14-нче сентябрьдә Татар филармониясе скверында (Павлюхин ур., 73) бушлай хәйрия концерты була. Программада - Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективлары чыгышлары.
Концертта тамашачылар ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры, Филармония музыкаль-әдәби лекторие, ТРның филармония джаз-оркестры чыгышларын тыңлаячак, концерт ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгышы белән тәмамланачак.
Тамашачылар шулай ук филармония коллективларының балалар программалары геройлары белән викториналарда, конкурсларда, билетлар уйнатуда һәм бушлай фотосессиядә катнаша ала.
Концертта барлык теләүчеләр дә иганә кыла алачак. Сәхнә алдында Казанда яшәүче көчле авыручы хатын-кыз файдасына акча җыю өчен тартма урнаштырылачак.
Чара 14.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте.