В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук газон түшәлгән, эскәмияләр һәм фонарьлар белән балалар мәйданчыгы булдырылган.
Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче май). Яңа җәйге сезонга Петербург урамындагы митрополит Андриан исемендәге скверда, иске дин тарафдарлары чиркәве янында, территорияне төзекләндерү үткәрелгән.
Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, мәйданчык буйлап асфальт өслек яңартылган, ә территория эчендә брусчатка һәм агач такталар җәелгән. Казан халкы һәм кунакларына уңайлы булсын өчен төрле зурлыктагы ярымтүгәрәк һәм бүрәнә эскәмияләр куелган. Алар барлыгы 16 данә.
Балалар мәйданчыгында резина өслек җәелгән, шулай ук бүрәнәләрдән ясалган кырый белән комлык урнаштырылган. Сквер территориясендә дүрт агач ат скульптурасы барлыкка килгән.
Яңа газон өслек өчен автомат сугару системасы урнаштырылган, шулай ук фонарьларга 84 яңа яктырткыч монтажланган, аларның кайберләре прожекторлар рәвешендә.
Майданчык үзе яшеллеккә бик бай – скверда алмагачлар, каеннар һәм өрәңгеләр үсә.