В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләрдә өлкән сыйныф укучылары һөнәр үзенчәлекләре белән танышалар, предприятиеләргә йөриләр, танышу практикасы узалар
Денис Гордийко фотосы
Казан мәктәпләрендә 294 һөнәри әзерлек сыйныфы ачылган, укучылар анда булачак һөнәрләре белән таныша, күнекмәләргә өйрәнә. Профильле сыйныфлар 21 юнәлеш буенча эшли. Аерым алганда, укучылар инженерлык, химия, энергетика, медицина, IT, архитектура, психология һәм педагогика, галәм, тимер юл эше, эшмәкәрлек һ.б юнәлешләре буенча әзерлек үтә. Казан мэры Илсур Метшин катнашында узган йомгаклау хисабында мондый мәгълүматларны Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов китерде.
«Мәктәпнең шәһәр предприятиеләре белән элемтәләре ныгый, профильле сыйныфлар тематикасы исә төрлерәк була бара. Ике якка да файда китерә торган мондый хезмәттәшлек хезмәт базары балансы өчен бик мөһим. Белгечләргә кытлык сизелгән хәзерге заманда предприятиеләрнең күбесе кадрларны мәктәп эскәмиясеннән үк үстерергә кирәклеген аңлый, бу стратегик мәсьәлә. Муниципаль структуралар – искәрмә түгел. Быел бер сыйныф ачылды, анда «Шәһәр идарәсе» юнәлеше буенча 30 кеше укый, һәм без бу балаларга игътибар биреп, белем бирү процессында катнашачакбыз», - дип билгеләде Илсур Метшин.
Әлеге сыйныфларда 7,4 мең укучы белем ала. Алар дәресләрдә һөнәр үзенчәлекләре белән таныша, предприятиеләргә йөри, танышу практикасы уза. Моннан тыш, мәктәпләр лицензия алып, укучыларны үз базаларында һөнәрләргә өйрәтә.
6–11 сыйныфларда укучы 44 меңнән артык яшүсмер Казан предприятиеләрендә һәм оешмаларында уздырылган экскурсияләрдә булган. 18 меңнән артык 8–11 сыйныф укучысы югары уку йортларында һәм предприятиеләрдә һөнәри сынаулар узган. Әлеге гамәл укучыларга булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайларга яки аның буенча өстәмә белем алырга ярдәм итә.