Дәресләр программасына разминка, функциональ күнегүләр һәм йөгерү кертелгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче май). Май аеннан Казан паркларында Timerman командасы белән берлектә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан оештырылган йөгерү буенча бушлай тренировкалар башланды.
Дәресләрдә шәһәр халкын җиңелчә разминка, функциональ күнегүләр һәм тренер күзәтүе астында йөгерү көтә. Тренировкаларның якынча вакыты 1,5-2 сәгать тәшкил итә.
Тренировкалар Кабан күле яр буенда, Горьки-Әмәт урманында, Салават Күпере микрорайонындагы паркта, Казансу елгасы яр буенда, Урицкий исемендәге паркта, «Черек күл» паркында уза.
Якын арада тренировкалар 11 нче майда 19:00 сәгатьтә Салават Күпере паркында планлаштырылган. Җыюлу урыны – амфитеатр. Проект сайтында дәресләр расписаниесе белән танышырга һәм йөгерү өчен музыкаль плейлист йөкләтеп алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Казанның җәмәгать киңлекләрендә спорт сөючеләр өчен скандинавия йөреше буенча да бушлай тренировкалар үткәрелә. Дәресләрне профессиональ инструкторлар уздыра. Мөмкинлек булса, йөреш өчен таякларны үзең белән алырга кирәк.