«Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасында 2024 елның 19 нчы сентябрендә үз көченә кергән документлар басылып чыкты. Шәһәр хакимиятенең карарларын түбәндәге
сылтама буенча табарга була.
Исегезгә төшерәбез, «Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат»
челтәр басмасында Казан Мэры карарлары һәм күрсәтмәләре, Казан шәһәре Думасы карарлары, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты күрсәтмәләре һәм карарлары һәм гомумшәһәр әһәмиятендәге башка мөһим хәбәрләр һәм документлар бастырып чыгарыла.
«Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасы эшчәнлегенә кагылышлы барлык сорауларны
sbornik_kgoc@mail.ru электрон почтасы аша җибәрергә мөмкин яисә +7(843)299-18-72 телефоны буенча бирергә була.
Шулай ук 19 нчы сентябреннән үз көченә кергән муниципаль хокукый актлар KZN.RU порталында
«Документ эзләү» бүлегендә урнаштырылган.