Соңгы 5 елда Казанда 7,5 мең урынга исәпләнгән 34 балалар бакчасы төзелде
Фото: Денис Гордийко
Эшчеләр ике катта кирпеч салган, фасад һәм түбәләрне җиһазландырган, тәрәзәләрне урнаштырганнар һәм керү төркемнәрен эшләп бетерәләр, күләгә ясаучы түбәләр, тышкы яктырту һәм җылыту системасы төзелешен тәмамлыйлар. Тагы җылылык белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләрен, канализацияне һәм суүткәргечләрне җәясе, шулай ук бизәү эшләре, уен мәйданчыкларын һәм тулаем балалар бакчасы территориясен төзекләндерәсе калып бара.
Бинада музыка һәм спорт заллары һәм психолог кабинеты булачак. 12 төркем ачу планлаштырыла, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төркемнәр дә булачак.
Үз эшендә балалар бакчасы гаиләләр белән эшләүгә аерым игътибар бирәчәк. Моның өчен зур коворкинг-үзәк ачылачак, анда гаилә мастер-класслары үткәреләчәк, бук-кроссинг почмагы барлыкка киләчәк, шулай ук гаиләләрне озата бару буенча психологик хезмәт ачылачак.
Икенче төзелә торган балалар бакчасы күршедә урнашкан. Аны ачу соңрак булачак, эшләр 28% ка тәмамланган. Ике сменада шулай ук 90 кеше эшли, эшчеләр фундамент блокларын монтажлауны тәмамлап килә, беренче катның кирпеч салуы 40% ка, икенчесе 16% ка әзер.
Концепция бүген дә эшләнә, әмма балалар өчен 12 төркем ачылачагы билгеле.
Икенче балалар бакчасы төзелеше шулай ук «Демография» илкүләм проекты буенча алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, соңгы 5 елда Казанда 7,5 мең урынга исәпләнгән 34 балалар бакчасы төзелде.