В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда программалаштыру, дизайн һәм идарә өлкәсендә 3 меңнән артык белгеч катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июль). 27-29-нчы сентябрь көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Цифрлы алга китеш» гомумроссия конкурсының финалы узачак. Ул Европаның иң масштаблы хакатоны булачак – бер үк вакытта 48 сәгать дәвамында мәйданда программалаштыру, дизайн һәм идарә өлкәсендә 3 меңнән артык белгеч эшләячәк.
«Цифрлы алга китеш» – «Россия - мөмкинлекләр иле» платформасының яңа конкурсы. Катнашучыларны онлайн-тест, шулай ук хакатон – вакыт белән чикләнгән ярыш көтә, аның дәвамында 3-тән алып 5 кешегә кадәр катнашучыдан торган командалар куелган бурычлар кысаларында цифрлы чишелешләр прототипларын булдырачаклар.
Командалар составына Россиянең 40 шәһәрендә узган төбәк сайлап алу этапларының финалистлары керәчәк. Финал хакатонында 650-дән артык команда катнашыр дип көтелә. Аларның 200-е контроль чаралар нәтиҗәләре буенча эксперт жюрие алдында финал яклауга кертеләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
Конкурс финалы кысаларында 18 яшькә кадәрге катнашучылар өчен мәктәп хакатоны узачак, ул үзендә 300-дән артык кешене туплаячак.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны сайтта табарга мөмкин.