В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзер ул аерым террариумда яши
Фото: Казан зооботаника бакчасы матбугат хезмәте
Хәзер геккон баласы зооботаника бакчасының тарихи өлешендә ата-анасыннан аерым террариумда яши. Күп кенә кәлтә төрләре кебек үк, гекконнар да нәсел турында кайгыртмый: табигатьтә ана кәлтә дымлы җиргә икегә кадәр йомырка сала, ә аннан соң аларны ташлап китә. 60 көннән соң йомыркалардан мөстәкыйль тормышка әзер кечкенә кәлтә балалары чыга.
Шуңа да карамастан, геккон баласына тәрбия кирәк: оптималь температура, дымлы һава һәм туклану. Ул да, әти-әнисе кебек үк, чикерткә ярата. Бердәнбер аерма – бөҗәкләрнең зурлыгы. Террариумда алар күренми диярлек. Кәлтә баласы үзе дә бик кечкенә – бер айлык гекконның авырлыгы өч граммнан аз гына артык. Әлегә аның җенесен дә билгеләү авыр.
Гекконнарның гомуми озынлыгы – 25 сантиметрга, авырлыгы 45 граммга кадәр җитә, дип хәбәр иттеләр учреждениенең матбугат хезмәтендә.